«Эшлекле дүшәмбе»дә Түбән Кама салым инспекциясе җитәкчесе Алексей Абакумов шәһәребездә салым җыемнары ничек баруы турында сөйләде. Безнең шәһәр халкыннан 765 миллион сум салым җыярга планлаштыралар, бу үткән ел белән чагыштырганда 14% ка күбрәк. Агымдагы нәтиҗәләргә килгәндә, әлегә кирәкле сумманың яртысыннан кимрәге – 367 миллион сум, ягъни планлаштырылган күләмнең 48% ы җыелган.
Түбәнкамалыларның күбесе салым хәбәрнамәләрен Федераль салым хезмәте сайтындагы «Салым түләүченең шәхси кабинеты» аша электрон рәвештә ала. Мондый кулланучылар инде 142 мең - бу Түбән Кама шәһәре һәм районы халкының яртысыннан артыгы. Калганнарга хәбәрнамәләр почта аша килә.
Шәхси кабинет уңайлы ысул булып тора, чөнки әлеге сервис кысаларында салымнарны онлайн түләп була. Шулай ук салым түләүчеләрнең шәхси кабинетка Дәүләт хезмәтләреннән пароль белән керү мөмкинлеге бар.
2024 елгы милек салымнарын түләү срогы тәмамланырга 2 атна калды. 2 декабрьдән срогы чыккан өчен пенялар исәпләнә башлаячаклар.
Алексей Абакумов түбәнкамалыларга мөрәҗәгать итте: «Салымнарны вакытында түләвегезне сорыйм, чөнки җыелган акчалар нәкъ менә җирле һәм республика бюджетларына керә һәм мөһим социаль проблемаларны хәл итүгә юнәлтелә. Түләүнең соңгы көненә кадәр аз гына вакыт калып бара, зинһар, барысын да соңгы көнгә калдырмагыз».

