17 сентябрьдә шәһәр халкы алимент бурычын түләмәү һәм түләтү мәсьәләләре буенча консультация сорап мөрәҗәгать итә алачак.
Кабул итүне Федераль суд приставлары хезмәте белгечләре һәм прокуратура вәкилләре үткәрәчәк. Очрашу 10:30 дан 12:00 гә кадәр актлар залында Мәктәп бульвары, 2а адресы буенча узачак.
Алдан язылу өчен 8 (8555) 42-46-63 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.

