Тавыш бирү өч көн дәвамында - 18, 19 һәм 20 сентябрьдә 8:00 дән 20:00 гә кадәр узачак. Түбән Кама муниципаль районында 194 803 сайлаучы теркәлгән.
"Эшне ике территориаль сайлау комиссиясе һәм 117 участок комиссиясе тәэмин итәчәк – 84е шәһәрдә һәм 33е районда", - дип җиткерде “эшлекле дүшәмбе”дә Түбән Кама шәһәренең территориаль сайлау комиссиясе рәисе Андрей Бликин.
Хәзер комиссияләр әзерлек чаралары үткәрә: сайлаучылар исемлекләрне төгәлләштерә, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен кабул итә, халыкка тавыш бирү тәртибе турында хәбәр итә. “Мобиль сайлаучы” сервисы буенча гаризалар кабул итү дәвам итә, шулай ук өйдә тавыш бирергә мөмкин.

