ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
200 дән артык сорау: Радмир Беляев НТР-24 каналында беренче туры эфир үткәрде
Рәсми
  • 22 Июль 2025 - 09:09
  • Караулар: 198

НТР-24 телеканалында Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев катнашында беренче эфир узды. Программа түбәнкамалыларда зур кызыксыну уятты. Социаль челтәрләргә трансляция башланганчы 200 дән артык сорау килде.

Халык белән турыдан-туры аралашу барышында шәһәр үсешенең төп проблемалары турында фикер алыштылар, алар арасында балаларның җәйге ялын оештыру, шәһәр паркларын һәм скверларын карап тоту, махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга ярдәм итү, юл хуҗалыгы инфраструктурасының торышы һәм автовокзалның перспективалары мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. 

Более 200 вопросов: Радмир Беляев провел первый прямой эфир на НТР-24

Мәсәлән, бакчаларга кадәр транспорт хезмәте күрсәтү турындагы сорауга җавап биреп, Радмир Беляев түбәндәгеләрне җиткерде: «Бүген 50 гә якын автобус кулланыла, шул исәптән тугызы - «Лотос» маркалы, пассажирларның сыйдырышлылыгы һәм уңайлылыгы белән аерылып тора. Бу автобуслар ТР Рәисе ярдәме белән сатып алынды. Шул ук вакытта без хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын алга таба яхшырту өчен шундый ук модель автобусларының өстәмә партиясен сатып алу мөмкинлеген карыйбыз».

Туры эфир тәмамлангач, Радмир Беляев түбәнкамалыларга мөрәҗәгать итте: «Кадерле түбәнкамалылар, «туры эфирда» катнашуыгыз, активлыгыгыз өчен рәхмәт. Күп кенә мөһим темалар турында фикер алыштык. Якын арада аларның кайберләренә җентекләбрәк тукталырбыз». Ул шулай ук бер генә сорау да җавапсыз калмаячак, дип ышандырды: «Туры эфир» кысаларында барысына да физик яктан җавап бирү мөмкин түгел, әмма шуңа да карамастан, аларның һәркайсына якын көннәрдә җавап биреләчәк». Радмир Беляев шулай ук НТР-24 тә туры эфирларда даими катнашырга планлаштыруын белдерде.

Тамашачыларга уңайлы булсын өчен туры трансляция НТР-24 телеканалында, шулай ук Түбән Кама мэриясе төркемендә ВКонтактеда алып барылды. Эфир язмасын сылтама буенча карарга мөмкин.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^