Кама Аланының «Алтын балык» балалар бакчасы тәрбиячесе Анастасия Евдокимова Татарстан Республикасының «Безнең яңа тәрбиячебез» грантын алу конкурсында җиңү яулады. Анастасия сайлап алуның барлык этапларын үтте: проектны эшләү, документация әзерләү һәм тест узу.
Анастасия Сергеевнаның «Кече мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып белү активлыгын үстерү чарасы буларак уен эшчәнлеге» дип аталган проекты балаларда танып белү процессларын стимуллаштыру өчен уен дәресләре комплексына юнәлтелә.
Грант белән уңышка ирешүдә мөдир Дания Шәрифулла кызы, өлкән тәрбияче Светлана Волкова һәм методист Евгения Акатьева зур роль уйнаганнар, алар документлар һәм тема сайлауда булышканнар. Хәзерге вакытта проект тәрбияләнүчеләр белән бергәлектә тормышка ашырыла.

