СИБУР составына керүче «Түбән Кама нефтехим» хезмәткәрләре, XII халыкара «Хайтек» югары технологияле һөнәрләр чемпионатында призлы урыннар яулап, югары профессионализм күрсәттеләр.
Электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтер Евгений Архипов «Электромонтаж» компетенциясендә икенче урынны алды. Бу компетенция чемпионатның иң масштаблы һәм мавыктыргыч мәйданчыкларының берсенә әверелде.
Түбән Кама вәкилләреннән команда копилкасына тагын бер икенче урынны «Түбән Кама Нефтехим» этилен үткәргече идарәсенең хезмәтне саклау һәм сәнәгать куркынычсызлыгы буенча әйдәп баручы инженеры Любовь Седова алып килде, ул «Хезмәтне саклау» компетенциясендә призер булды.
Гомумән алганда, СИБУР хезмәткәрләре барлык компетенцияләрдә 12 призлы урын алды. Ярышларда БРИКС буенча партнерларын да кертеп, 12 илдән, шулай ук Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Көньяк-Көнчыгыш Азия Һәм Көньяк Америка дәүләтләреннән 1000 нән артык конкурсант, эксперт һәм команда лидерлары катнашты.

