ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада «Яхшы ишегалды: гаилә, күршеләр һәм койрыклы дуслар» ишегалды бәйрәмнәре циклы старт алды
Игелекле эшләр
  • 03 Сентябрь 2025 - 14:07
  • Караулар: 109

Проектны «Курше фест» конкурсында грант откан «ӘЙБӘТ» ИК гамәлгә ашыра, аны 25 нче микрорайонда яшәүче Айгөл Аитова язган. Беренче чара Сөембикә урамындагы 72 нче йорт ишегалдында узды.

Киләсе бәйрәмнәр Вахитов урамы, 51 адресы буенча 8 сентябрьгә һәм Тынычлык урамы, 61 адресы буенча 9 сентябрьгә планлаштырылган. Проект Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Татарстанда җәй» программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

В Нижнекамске стартовал цикл дворовых праздников «Добродвор: семья, соседи и хвостатые друзья»

Сөембикә урамы, 72 йорт ишегалдында балалар өчен бүләкләр һәм призлар белән күңел ачу программасы оештырылды. Зооволонтерлык хәрәкәте активисты Айгөл Аитова балалар өчен этләрнең тән теле турында лекция укыды, җирле приютлар һәм волонтерлык мөмкинлекләре турында сөйләде.

Балалар мастер-классларда һәм уеннарда катнашып, брелоклар, түштамгалар һәм хайван сыннары ясадылар. Шулай ук икенчел чималны эшкәртү турында квест-викторина оештырылды. Өлкәннәргә кинолог белән дәресләр, ветеринария консультацияләре һәм хайваннарны карау тәкъдим ителде. Сәясәт фәннәре кандидаты һәм яшүсмерләрне тәрбияләү мәсьәләләре буенча эксперт Фәрит Камбар улы Мингариев «Кеше булу җиңелме?» дигән темага лекция үткәрде.

В Нижнекамске стартовал цикл дворовых праздников «Добродвор: семья, соседи и хвостатые друзья»

Чара кысаларында приютлардагы хайваннар өчен азык һәм акча җыелды.

«Мин, гаиләм һәм безнең койрыклы дустыбыз» конкурсында катнашучыларның балалар иҗат эшләре күргәзмәсе булды. Җиңүчеләр «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фондының «Дог-френдли Татарстан» проектыннан истәлекле бүләкләр, дипломнар, тематик наклейкалар һәм «Эт нәрсә турында өрә» открыткалары алдылар.

В Нижнекамске стартовал цикл дворовых праздников «Добродвор: семья, соседи и хвостатые друзья»

Шәһәр мэры урынбасары Марина Камелина кунакларны сәламләде, шәһәрдәге уңай үзгәрешләрне билгеләп үтте һәм барлыкка китерелгән матурлыкны сакларга чакырды. Бәйрәм бергәләп ачык һавада нәфис фильм карау белән тәмамланды.

Чараның партнерлары һәм оештыручылары: Түбән Кама волонтерлар үзәге, «Алдынгылар хәрәкәте» оешмасының җирле бүлеге, микрорайонның ТИҮС һәм Яшьләр эшләре идарәсенең яшүсмерләр клублары үзәге.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^