ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

Мөрәҗәгать итүнең билгеләнгән формалары

Түбән Кама муниципаль районының Рәсми сайтын кулланылучылар!
Безнең сайтка күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт - сезнең фикер безнең өчен бик мөhим!

Гражданнарның язма мөрәҗәгатьләренә таләпләр

Татарстан Республикасы “Түбән Кама муниципаль районы” муниципаль берәмлеге җирле үзидарә органнарындагы гражданнар мөрәҗәгатьләрен 2006 елның 2 маенда 59нчы сан астында дөнья күргән “Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында”гы законы нигезендә карый.

Гражданин язма һәм электрон рәвештә җибәргән мөрәҗәгатендә хатын юллаган җирле үзидарә органы исемен, үзенең исем-фамилиясен, атасының исемен (соңгысы, булган очракта), җавап җибәрелергә тиешле почта адресын яза, тәкъдиме, гариза яисә шикаятьнең максатын сөйли, дата hәм үзенең имзасын куя.

Гражданин үзенең сүзләрен раслар өчен кирәк булган очракта, язма мәрәҗөгате янына кирәкле документлар hәм материаллар, яисә аларның күчермәсен берекетә. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре, автоматлаштырылган эш башкаруны алып бару регламентына туры китереп, өч көн дәверендә каралырга тиеш.

Сезнең игътибарыгызга:

- әгәр язма мөрәҗәгать үз эченә сүгенү яисә мыскыллау сүзләре, җаваплы кешенең, шулай ук аның гаилә әгъзалары тормышына, сәламәтлегенә hәм милкенә янау-куркытуларны алса, андый хатлар җавапсыз кала;

- әгәр язма мөрәҗәгатьнең текстын укып булмаса, ул каралмый hәм аңа җавап бирелми;

- әгәр язма мөрәҗәгать элек бирелгән сорауны үз эченә ала икән, hәм гражданинга моның буенча җавап юлланган, икән шул ук вакытта аның эчендә яңа вакыйгалар hәм дәлилләр булмаса, җаваплы кеше бу мөрәҗәгатьне мәгънәсез дип исәпләргә hәм бирелгән сорау, элек бер үк җирле үзидарә органнына юлланган булса, бу гражданин белән язышуны туктатырга хокуклы. Бу карар мөрәҗәгать авторына да җиткерелә;

- әгәр язма мөрәҗәгатьләр үз эченә җирле үзидарә органнары hәм җаваплы кешенең компетенциясенә керми торган сорауларны ала икән, мөрәҗәгать теркәлү көненнән башлап җиде көн эчендә компетентлы органнарга яисә җаваплы кешегә юллана.

Компетенцияләренә туры килгән җирле үзидарә органнарга яки җаваплы кешеләргә килгән язма мөрәҗәгать теркәлгән көннән соң 30 тәүлек эчендә карала.

Күрсәтелгән закон таләпләре буенча эш итүегезне, тәкъдим ителгән реквизитларны тутыруыгызны, мөрәҗәгатьләрегезнең максатын төгәл күрсәтүегезне сорыйбыз. Бу аның каралуын тизләтәчәк.

Сезнең актив гражданлык позициягез өчен рәхмәт белдерәбез

Интернет аша мөрәҗәгать итү

 
�x^