ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

Раштуа бәйрәме белән котлау

Хөрмәтле православие динен тотучылар һәм түбәнкамалылар!


Сезне чын күңелдән якты һәм шатлыклы Раштуа бәйрәме – иман һәм мәхәббәт, мәрхәмәт һәм тынычлыкның бөек бәйрәме белән котлыйм!

Раштуаны бәйрәм итеп, без христианнарның бай традицияләрен билгеләп кенә калмыйбыз, үз тарихыбыз, рухи тамырларыбыз, мәңгелек кешелек кыйммәтләрен дә хәтердә яңартабыз. Нәкъ менә рухилык һәр чорда да халык ихтыярын ныгытты, аны җиңүләргә һәм иҗади хезмәткә рухландырды, бөтен илнең чәчәк атуы өчен, җәмгыятьнең һәр әгъзасының матур яшәве идеясе тирәсендә берләштерде.

Төрле милләт һәм дин вәкилләре һәрвакыт тату яшәгән Түбән Кама муниципаль районында Раштуа кешеләр арасында татулык һәм үзара аңлашу символы буларак аерым мәгънәгә ия. Ул безне меңьеллык гореф-гадәтләргә багышланган рухи-әхлакый кыйммәтләр тирәсендә берләштерә.

Чын күңелдән сезгә тынычлык, сәламәтлек һәм игелек телим. Киләсе ел ышаныч, үзара аңлашып яшәү һәм тотрыклылык елы булыр дип ышанам.

Раштуа бәйрәме һәр йортка тынычлык һәм муллык, татулык һәм сабырлык, бәхет һәм шатлык алып килсен!

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин

Дата изменения: 01.10.2020 10:07:27
Количество показов: 40

Возврат к списку