Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
Кадерле ветераннарыбыз, тыл хезмәтчәннәре, сугышта һәлак булганнарның тол хатыннары, сугыш чоры балалары!
Хөрмәтле түбәнкамалылар! Якынлашып килүче Җиңү бәйрәме уңаеннан, иң кайнар һәм ихлас котлауларны кабул итегез!
9 Май – азатлык солдатының сугышчан батырлыгы һәм тынычлык хакына үз-үзен аямавы өчен дан һәм горурлык көне. Нәкъ менә шушы сыйфатларга бәйле рәвештә, 74 ел элек килгән Бөек Җиңү, кешенең батырлыгын, холкының ныклыгын һәм рухының бөеклеген күрсәтүче символ булды. Безнең җәмгыятьтә моңа әхлакый нигез бар һәм һәрвакыт булачак!
Без бу көнне халкыбызның каһарманлыгына сокланабыз һәм, шул ук вакытта, өлкән буынның дошманны нинди югалтулар бәрабәренә җиңгәнлеген аңыбызда яңартабыз. Безнең бурыч – моны һәрвакыт истә тоту, һәлак булучыларның истәлеген олылау һәм тынычлыкны фашизм афәтеннән саклаган, тылда фидакарьләрчә хезмәт куйган ветераннар турында кайгырту. Без өлкәннәр белән беррәттән шул чорны үз җилкәләрендә кичергән сугыш чоры балаларына да олы рәхмәтебезне белдерәбез; Җиңү таңын якынайтуга алар да, көчләреннән килгәнчә, үз өлешләрен керткәннәр.
Кадерле ветераннар! Батырлыгыгыз, зирәклегегез, ныклыгыгыз һәм битараф булмавыгыз өчен рәхмәт сезгә. Ватанга тугрылыклы булуыгыз өчен сезнең алда баш иябез! Эшләрегез, тормыштагы үрнәгегез белән сез бездә туган җиргә мәхәббәт тәрбияләдегез, кыенлыкларга карамастан, максатка ирешергә өйрәттегез!
Барлык ветераннарга озак елларга җитәрлек күңел көрлеге, тирә-юньдәгеләрнең кайгыртуларын һәм игътибарын тоеп яшәүләрен телим. Йөрәкләрегездә җиңү дәрте сүрелмәсен, ә Түбән Кама муниципаль районында яшәүчеләрнең барысына тыныч күк йөзе, бәхет һәм иминлек телим!
Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин
Бу хакта тулырак: http://tat.e-nkama.ru/news/746/75741/
© Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты