ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

Пасха бәйрәме белән котлау

Хөрмәтле православие дине вәкилләре һәм

Пасха бәйрәмен билгеләп үтүче барлык түбәнкамалылар!

Сезне Олы көн уразасы тәмамлану һәм Христосның яңадан терелү көне белән чын күңелдән котлыйм!

Бу якты бәйрәм йөрәкләргә рухи шатлык өсти, гаделлек тантанасына өмет уята, дин тотучыларны православие кыйммәтләре һәм бөек максатлары нигезенә берләштерә, мәдәни һәм рухи традицияләргә кире кайтара.

Православие җәмәгатьчелеге вәкилләре мөселманнар белән беррәттән Түбән Кама җирендә динара һәм милләтара татулыкны ныгытуга, рухи үсешкә зур өлеш кертәләр. Безнең бердәмлек кешеләрне ярату, мәрхәмәтлелеккә чакыручы югары әхлакый кыйммәтләр, мәдәниятләрне үзара баетуга нигезләнгән. Шунысы куанычлы, дин һәм рухиятне торгызу кирәклеген аңлаучы, анда көч һәм киләчәккә ышаныч табучы түбәнкамалылар саны арта бара.

Пасха бәйрәме Түбән Каманың һәр йортына тынычлык, иминлек һәм игелек алып килсен, йөрәкләрегезне туганнарыгыз, якыннарыгыз белән аралашу шатлыгы белән җылытсын.

Барлык түбәнкамалыларга хыяллары тормышка ашуын һәм башлаган эшләрендә уңышлар телим. Тынычлык, игелек һәм мәхәббәт юлдаш булсын!

 

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,

Түбән Кама Мэры

Айдар Метшин


Дата изменения: 14.05.2019 13:17:46
Количество показов: 1471

Возврат к списку

x^