ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

Халыкара хатын-кызлар көне белән котлау

Кадерле хатын-кызлар!

   Яз, мәхәббәт һәм матурлык бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан иң кайнар һәм ихлас котлауларны кабул итегез!

Бу көнне без сезнең һәрвакыт матур, зирәк һәм түзем була белүегезгә соклану һәм хөрмәтебезне белдерәбез. Мәхәббәт һәм тугрылык, гаилә һәм туган йорт учагы кебек кыйммәтләр нәкъ менә сезнең тырышлык белән мәңгелек һәм какшамас булып кала.

Без замана хатын-кызларының гаилә эшләре белән генә чикләнмәвен дә беләбез. Сез төрле һөнәри юнәлешләрдә үзегезнең кирәк булуыгызны һәм уңышлы эшли алуыгызны расладыгыз. Түбән Камада яшәүче хатын-кызлар территориябезнең социаль-икътисадый үсешенә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Һөнәри камиллек, җаваплылык һәм эшне җиренә җиткереп башкару сәләте сезгә теләсә кайсы өлкәдә зур уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта сез һәрчак ярдәм итәргә, кешенең хәленә керә белергә, юатырга һәм акыллы киңәш бирергә дә әзер.

Түбән Кама муниципаль районының барлык хатын-кызларына хезмәтсөючән һәм ярдәмчел, аңлаучан һәм зирәк, дөньяны тагын да матуррак һәм сөенечлерәк, мәрхәмәтлерәк һәм игелеклерәк итү сәләтенә ия булулары өчен рәхмәтемне белдерәм. Сугышта катнашкан хөрмәтле хатын-кыз ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, ветераннарның тол хатыннары алдында баш иябез. Күп балалы аналарга һәм тәрбиягә бала алган ханымнарга изгелекләре, шәфкатьле булулары, фидакарьлекләре өчен аерым рәхмәт әйтәсем килә.

Барлык ир-атлар исеменнән сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, шатлык һәм якты елмаюлар телим. Һәрвакыт искиткеч матур һәм сөекле булып калыгыз! Бәйрәм белән, кадерле Түбән Кама хатын-кызлары!

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,

Түбән Кама Мэры

   Айдар Метшин

Бу хакта тулырак: http://tat.e-nkama.ru/news/746/73820/
© Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты


Дата изменения: 27.03.2019 14:01:09
Количество показов: 1407

Возврат к списку

x^