Кадерле якташлар!
Хөрмәтле диңгезчеләр һәм флот ветераннары!
Сезне чын күңелемнән Хәрби-Диңгез Флоты көне белән котлыйм, бу көн безгә Россиянең тарихи үткәне һәм бүгенгесе турында – аның бөек диңгез державасы булуы хакында искә төшерә.
Без гомер -гомергә намус белән һәм лаеклы төстә корабльләрдә вахта үтүче һәм илебезнең диңгез чикләрендә сакта торучы хәрбиләребез белән горурланабыз. Хәрби диңгезчеләрнең хәзерге буыны һәм аларның хезмәтен тәэмин итүче һәркем россиялеләрнең тынычлыгын һәм иминлеген ышанычлы төстә, фидакарьләрчә саклый, биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыгын күрсәтә.
Бу көнне шулай ук флот ветераннарына – Түбән Кама муниципаль районының иҗтимагый тормышында, үсеп килүче яшь буынны хәрби-патриотик юнәлештә тәрбия кылуда актив катнашучы һәркемгә чиксез рәхмәтемне белдерәм.
Бу бәйрәм көнендә сезгә иң изге теләкләремне юллыйм! Тылыгыз һәрвакыт нык һәм тотрыклы булсын: гаиләләрегез, якыннарыгыз, туганнарыгыз киләчәк көннәргә ышаныч тудырсын, яңа казанышларга көч өстәсен. Сезгә һәм якыннарыгызга тынычлык, иминлек, якты өметләр, нык сәламәтлек телим!
Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин
Дата изменения: 31.07.2018 16:11:29
Количество показов: 1941