Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалык
һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре!
Сезне иң җылы һәм ихлас хисләр аша һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Коммуналь тармак эшчәнлегеннән башка бүген шәһәр һәм районыбыздагы уңай тормыш шартларын күз алдына китерү дә кыен. Сезнең иңнәрдә халыкны уңай һәм сыйфатлы яшәү шартлары белән тәэмин итү бурычы тора.
Һәр көнне, эш яки бәйрәм көне булсын, сез кешеләрнең йортлары уңайлы, җылы һәм якты, скверлар һәм паркларыбыз тагын да ямьле, урамнарыбыз чиста булсын өчен тырышасыз.
Сезнең һәркайсыгызга сайлап алынган һөнәрегезгә тугрылыклы булуыгыз, җаваплы һәм намуслы хезмәтегез өчен рәхмәтемне җиткерәм. Тармак ветераннарына – бүгенге көндә яшь буынга үрнәк булып торучыларга аерым рәхмәт сүзләремне белдерәм!
Соңгы елларда торак-коммуналь хуҗалык тармагы тарафыннан күрсәтелүче хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү, халыкка хезмәт күрсәтү әдәбен камилләштерүдә күп кенә эшләр башкарыла. Шул ук вакытта, Түбән Кама муниципаль районы торак-коммуналь хуҗалыгын тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрү өчен күп кенә эшләр башкарасыбыз да бар.
Сезгә чиксез көч-куәт, нәтиҗәле эшчәнлек, нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, зур бәхетләр, үзегезгә һәм якынарыгызга иминлек телим!
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин
Дата изменения: 29.03.2018 16:42:32
Количество показов: 1830