ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

Белем көне белән котлау

Кадерле түбәнкамалылар!

Сезне Белем көне, яңа уку елы башлану белән котлыйм!

1сентябрьдә, иң истәлекле һәм дулкынландыргыч көннәрнең берсендә, бик күпләр өчен тормышның яңа сәхифәсе, танып-белү, иҗади уңышлар чоры башлана. Бу көн - мәктәп бусагасын тәүге кат атлап кергән беренче сыйныф укучылары өчен дә, алларында төрле сынаулар һәм һөнәр сайлау бурычы торган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дә, ышанычлы адымнар белән белем үрләрен яулаучы һәм тормышта үз юлын салучы студентлар өчен дә үзенчәлекле көн.

Бүгенге укучыларыбыз һәм студентларыбыз, Түбән Кама муниципаль районы, республика һәм илебезнең киләчәк үсеше нәкъ менә сездән тора. Шуңа күрә укуның һәр көнендә тырышып, бирелеп, өзлексез рәвештә белем алуыгыз бик мөһим, чөнки белемнән башка алга китү мөмкин түгел.

Әлеге уку елы күңелле вакыйгаларга һәм иҗади ачышларга бай булсын, ә мәктәп тормышыгыз эчтәлекле һәм мавыктыргыч узсын. Педагогларга - һөнәри уңышлар, зирәклек, укучыларының мәхәббәт һәм хөрмәтен яулауларын, балаларга – эшсөючәнлек, максатка ирешүдә үҗәтлек, бик яхшы билгеләр, әти-әниләргә – сабырлык, балаларының аларны үз уңышлары һәм җиңүләре белән шатландырып торуларын телим. Барлык хыялларыгыз чынга ашсын, бәхет, нык сәламәтлек, чиксез көч-куәт, үз-үзегезгә ышаныч һәм тормыш оптимизмы юлдаш булсын!

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
А. Метшин


Дата изменения: 04.09.2017 20:09:25
Количество показов: 4742

Возврат к списку

x^