Хөрмәтле түбәнкамалылар!
Сезне чын күңелемнән дәүләтебезнең төп бәйрәмнәре – Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм. Әлеге ике бәйрәм безнең һәрберебез өчен мөһим, чөнки алар - республикабыз һәм илебезнең үсеш чорында тарих хәтеренә ихтирам билгесе.
Яшебезгә, динебезгә, һөнәребезгә, тормыштагы кызыксынуларыбызга карамастан, без барыбыз да – илебез язмышы өчен тирән җаваплылык тоючы бердәм халык. Түбән Кама муниципаль районында яшәүчеләр арасында үзара тәләктәшлек, толерантлык, милләтара татулык, төрле халыкларның мәдәни кыйммәтләренә хөрмәт хисләрен ныгыту өлкәсендә шактый тәҗрибә тупланган. Һәркемгә үз иминлеге өчен төпле ышаныч, хезмәтендә һәм иҗатында шәхси мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен цивилизацияле җәмгыять төзү бары тик уртак тырышлык аша гына мөмкин.
Ә җирле үзидарә үсеше һәм һәр кешенең иминлек нигезе булып, 24 ел элек кабул ителгән һәм төбәгебезнең Төп законы булган Татарстан Республикасы Конституциясе тора.
Барыгызга да ныклы сәламәтлек һәм бәхет телим! Хезмәтегездә һәм башлаган эшләрегездә уңышлар юлдаш булсын, гаиләләрегездә тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен, тормышыгыздагы тотрыклылык киләчәккә ышаныч белән карарга ярдәм итсен!
Түбән Кама муниципаль район Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин
Дата изменения: 04.08.2017 20:10:54
Количество показов: 2569