Түбән Кама “Җиңүдән Җиңүгә кадәр!" бөтенроссия патриотик йөгереш-эстафетасын каршы алган Татарстан Республикасында икенче шәһәр булды. Чарага 180 гә якын актив катнашучы җыелды, алар кулларына факел тотып, буыннар бердәмлеген һәм заманнар бәйләнешен гәүдәләндерүче символик 1945 метрны үттеләр.
"Без дөньяга Россия тарихында ике триумфаль этапны – Германия һәм Японияне җиңүләрне искә төшерергә телибез, - дип ассызыклады акциянең матбугат сәркатибе Дмитрий Бровкин. - Кызганычка каршы, совет-япон сугышы турында күпләр оныта, гәрчә ул да канкойгыч сугыш булган. Әлеге йөгереш белән без кешеләргә тарихи вакыйгаларны искә төшерергә тырышабыз."
Мәскәүдә 24 июньдә кабызылган Мәңгелек ут очкыны белән факел эстафетаның символы булды. "Бу спорт чарасы гына түгел, - дип билгеләп үтте Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Александр Умников. - Бу - ата-бабаларыбызның батырлыгына тирән хөрмәт күрсәтү, шәһәрләрне һәм йөрәкләрне берләштерүче уртак тарихыбыз символы".
Түбән Кама муниципаль районы башлыгының патриотик тәрбия мәсьәләләре буенча киңәшчесе Григорий Китанов яшьләр арасында традицияләрнең дәвамчанлыгына өмет белдерде.
Оештыручылар акция ел саен уздырылачак һәм «Үлемсез полк» белән чагыштырырлык статус алачак дип өметләнә. Ярышның чираттагы тукталышы Яр Чаллы булачак. Эстафета бөтен ил — Мәскәүдән алып Көньяк Сахалинскига кадәр 25 төбәк аша узачак, соңыннан Пекинда тәмамланачак, анда 3 сентябрьдә Россия һәм Кытай лидерлары Совет һәм Кытай сугышчылары хөрмәтенә тантаналы рәвештә беренче Мәңгелек ут кабызачаклар.

