ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама политехника көллиятендә «Алдынгылар хәрәкәте»нең бүлекчәсе ачылды
Яшьләр
  • 20 Июнь 2023 - 11:31
  • Караулар: 85

Кичә Түбән Камага ТР Рәисе ярдәмчесе, Россия балалар һәм яшьләр «Алдынгылар хәрәкәт»нең республика бүлекчәсе җитәкчесе Тимур Сөләйманов  килде.

Визит кысаларында Тимур Сөләйманов Евгений Королев исемендәге политехника көллиятендә булды, анда Россия балалар һәм яшьләр «Алдынгылар хәрәкәте»нең бүлекчәсен ачу тантанасында катнашты. Чарада Түбән Кама мэры Рамил Муллин да  бар иде.

Ул көллият студентларын һәм кунакларын сәламләде: «Яшьләребезнең инициативалы булуы бик мөһим. Бүгенге чараны балалар үзләре әзерләгән. Җитәкчеләргә һәм остазларга яшьләргә иҗат итәргә мөмкинлек биргәне өчен рәхмәт. Шәһәребезнең киләчәге шундый яшь һәм энергияле түбәнкамалылар кулында», - диде Рамил Муллин.



«Без «Алдынгылар хәрәкәте»нең политехника көллиятендә барлыкка килүенә бик шат. Ул фикердәшләрне берләштерсен, сез үз киләчәгегезне формалаштыруда актив катнашыгыз. Сез - үсешкә омтылучылар. Сез монда яңа дуслар табарсыз, көллиятегезне һәм шәһәрегезне яхшы якка үзгәртерсез, дип өметләнәбез», – диде Тимур Сөләйманов.

Рамил Муллин билгеләп үткәнчә, ачылу тантанасын студентлар үзләре әзерләгән: мотоциклларда  шоу күрсәттеләр, җырладылар һәм биеделәр.


«Алдынгылар хәрәкәте» - һәркем өчен шәхси, һәркем үз юнәлешендә үсә ала. Мин патриот, Ватанымны яратам, шуңа күрә патриотизм һәм тарихи хәтер юнәлешен сайладым. Мин шәһәребез һәм яшьләребез өчен яңалык кертергә телим, яңа буын бездән үрнәк алсын иде»,- диде Евгений Королев исемендәге Түбән Кама политехника көллияте студенты Семен Скрипин.

Ачылу тантанасыннан соң, кунакларга көллият буйлап экскурсия үткәрелде. Шулай ук «Алдынгылар хәрәкәте» штабы да күрсәтелде, анда студентлар аралаша һәм идеяләр белән уртаклаша ала. Музейда да булдылар, анда күп кенә тарихи экспонатлардан тыш, Евгений Королевның эш урыны да тәкъдим ителгән.


Аннан соң кунаклар Түбән Кама педагогика көллиятендә булдылар. Анда Рамил Муллин һәм Тимур Сөләйманов педагогика училищесының беренче директоры Евгения Тупиковага багышланган күргәзмәне карады. Көллиятнең актлар залында Түбән Кама урта махсус уку йортлары студентлары – «Алдынгылар хәрәкәте»ндә катнашучылар белән очрашу узды.

«Бүгенге көндә безнең бүлектә 110 студент укый, ә көллияттә 840 кеше белем ала. Узган атнада без беренчел бүлекне ачу тантанасын үткәрдек һәм «Алдынгылар хәрәкәте»ндә үз талантларын үстерү өчен тагын да күбрәк студент кушылырга теләк белдерде», – дип билгеләп үтте педагогика көллияте студенты Райнур Әхмәтшин.


Очрашуда Тимур Сөләйманов үзенең балачагыннан тарих сөйләде, яшьләр хәрәкәтенең мәгънәсен ачты. Рамил Муллин шулай ук студентлар белән аралашты һәм ассызыклады: «Безнең төп максат – Түбән Каманың актив яшьләренә ярдәм итү, бергә эшләү. Яшьләр инициатива күрсәтеп, үзләре уйлап чыгарулары һәм нәрсәдер эшләүләре бик шатландыра».

Визит ахырында «Алдынгылар хәрәкәте»нең республика бүлекчәсе җитәкчесе Илдус Садыйков исемендәге Балалар һәм яшьләр иҗат сарае белән танышты, анда түгәрәк өстәл узды. Хакимият һәм иҗтимагый оешма вәкилләре Түбән Камада һәм районда «Алдынгылар хәрәкәте»н алга таба үстерү планы турында фикер алыштылар.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^