2026 елның 25 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгырлар, кыска вакытлы җилнең секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе; төнлә урыны белән көчле яңгыр көтелә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе киңәшләрен истә тотыгыз:
Яшен вакытында:
Әгәр дә сез велосипедта яки мотоциклда килеш яшенле яңгыр астында калсагыз, хәрәкәтне тиз арада туктатыгыз һәм яшенле яңгыр бетүен транспортыгыздан якынча 30 метр ераклыкта торып көтегез. Машинада йөрүне дә дәвам итәргә ярамый – электроника эше бозылырга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшен беткәнен көтәргә кирәк.
Яшен вакытында ачык урында булсагыз, җиргә (комлы яки ташлы туфракка), мөмкин булса – уйсулыкка ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.
Машина йөртүчеләр юлда бик игътибарлы булырга тиеш.
Җәяүлеләр, автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда, сак булырга тиешләр.
Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
Бәла-каза килеп чыккан очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына – «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кесә телефоннарыннан бушлай кабул ителә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең «ышаныч телефоны»: 8(843) 288-46-96.

