ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
9 гыйнварда Татарстанда томан һәм бозлавык көтелә
Иминлек
  • 08 Гыйнвар 2026 - 16:39
  • Караулар: 143

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе киңәшләрен истә тотыгыз:

Бозлавык вакытында:

Аз шуыша торган аяк киеме әзерләгез. Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табаныгызга басыгыз. Өлкән яшьтәге кешеләргә таяныр өчен очлы башлы таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр таеп киткәнсез икән, егылу биеклеген киметү өчен утырыгыз.

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт тормозга кинәт басудан сакланырга кирәк. Туктарга кирәк булса, тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормозга баскан вакытта берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле сигнал биреп, сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтергә китәргә онытмагыз. Автомобильнең техник торышына, аеруча тормоз системасына һәм шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда күренеп тора торган махсус жилет кияргә кирәк.

Мөмкин булганда, ерак араларга юлга чыгудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә урамны махсус билгеләнгән урында гына чыгарга киңәш ителә. Бозлавык вакытында транспортның тормоз юлы шактый арту сәбәпле, транспорт каршында трассаны йөгереп чыкмаска кирәк. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә. Күренеп тора торган махсус жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементларны беркетергә кирәк. Игътибарлы һәм сак булыгыз!

Томан булганда:

Әгәр дә сез табигатьтә томанның куерганын тойсагыз, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен тиешле чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан вакытында, автомобильдә хәрәкәт иткәндә, башка полосаларга күчүдән, узып китүләрдән, каршы полосага чыгудан баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан вакытында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Шунысын да истә тотарга кирәк: томан ераклыкны күрсәтми – гадәти араны арттыру, тизлекне киметү яхшы булачак.

Кисәк туктаудан сакланыгыз – кирәк булганда, тизлекне акрынлап киметү зарур. Тормоз педаленә берничә тапкыр басыгыз, шул рәвешле артыгыздан хәрәкәт итүче машина йөртүчеләргә кисәтүче сигнал бирерсез. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә, машина йөртүчеләрнең арыганлыгы арта, шуңа да саклык күрсәтергә кирәк.

Ерак араларга йөрүдән баш тартырга тырышыгыз. Юл начар күренгән очракта, автомобильдә хәрәкәт иткәндә, икенче полосаларга күчүләрдән, башка транспортларны узулардан, каршы як полосага чыгулардан баш тартырга кирәк.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотыгыз һәм катгый үтәгез:

· алкоголь эчемлекләр белән артык мавыкмагыз, урын өстендә тәмәке тартмагыз;
· балаларны күзәтүсез калдырмагыз, аларны элементар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтегез;
· беркайчан да яраксыз электр чыбыклардан кулланмагыз, электр челтәрен артык йөкләмәгез, электр җылыткычларны кулланганда сак булыгыз;
· электр һәм газ җайланмаларын кабызылган килеш караучысыз калдырмагыз.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^