Барлыгы 2020 елда Дәүләт торак фонды 5 мең фатир төзергә планлаштыра, бу-273 мең квадрат метр торак. Түбән Камада 360 фатир сафка бастырылачак. Бу хакта бүген оешманың башкарма директоры Марат Зарипов белдерде.
«Билгеләп үтәргә кирәк, бу шәһәрләрдә, нигездә, социаль инфраструктураны формалаштыру белән комплекслы төзелеш алып барыла. Бу - балалар бакчалары, мәктәпләр, иҗтимагый киңлекләр", - диде Марат Зарипов.
Аның сүзләренә караганда, 2019 елга кадәр Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды ел саен 300 гә якын ятим баланы торак белән тәэмин иткән. Агымдагы елдан башлап, Рөстәм Миңнеханов ятим балаларга бирелә торган торак күләмен елына 600 фатирга кадәр арттыру турында карар кабул итте.
Шулай ук Марат Зарипов торак бәясенең артуына да аңлатма бирде, дип хәбәр итә inkazan.ru. Аның сүзләренә караганда, тормыш бер урында гына тормый һәм бар нәрсә, шул исәптән төзелеш материаллары да кыйммәтләнә. Ул оешманың «запас белән» төзергә җыенмавы турында сөйләде.
«Алдагы көнгә төзергә... Без бит коммерция оешмасы түгел, без базарда торак сатмыйбыз. Әгәр мәсьәлә шулай куелса, 500 һәм 800 мең квадрат метр торак төзергә мөмкин булыр иде, чөнки моның өчен кирәкле ресурслар бар. Без күренә торган ихтыяҗ кысаларында төзибез", - дип белдерде Марат Зарипов.

