Түбән Кама мэры Айдар Метшин «Татнефть» һәм «ТАИФ» компанияләре вәкилләренә шәһәр урамнарында патрульлек итүдә ярдәм күрсәтүләрен сорап, мөрәҗәгать итте.
Компанияләр бу инициативаны хупладылар. Предприятиеләрнең куркынычсызлык хезмәтләре үз производстволары хезмәткәрләре яшәгән микрорайоннарда үз-үзеңне изоляцияләү режимы үтәлешенә күзәтчелек итәчәк.
Рөстәм Миңнеханов бу эшне уңай бәяләде. Ул бүген Түбән Камага эш визиты белән килде.

Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама районына эш сәфәре кысаларында "Түбән Кама Нефтехим" ГАҖ производствосында булды. Рөстәм Миңнеханов структур бүлекчәләрне карады, хезмәт коллективы белән аралашты.
Башта Рөстәм Миңнеханов изопрен-мономер заводында булды. 2019 елда биредә модернизацияләү тәмамланды, елына изопренны 333 мең тоннага кадәр җитештерү мөмкинлеге булдырылды. ТР Президентына предприятиедәге агымдагы вазгыять һәм коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору чаралары турында хәбәр иттеләр.

Шуннан Рөстәм Миңнеханов яңа этилен компексын төзү мәйданчыгында булды (ЭП-600), анда этилен, пропилен, бутадиен һәм башка нефть продуктлары җитештерәчәкләр. "Түбән Кама Нефтехим" генераль директоры Айрат Сафин гаять зур төзелешкә әзерлек барышы турында сөйләде. Генераль педрядчы булган Төркия компаниясе "Гемонт" махсус режим шартларында эшли: төзелеш мәйданында элемтәләр киметелә, подряд оешмалар вәкилләренә керү чикләнә.

Этилен заводында ТР Президентына яңа пиролиз мичләрен күрсәттеләр. Барлыгы заводта 18 мич. Шуларның икесе яңа төрле - SRT-VI тибында, алар 2018 елда гамәлгә кертелгән, алар ярдәме белән һавага газлар азрак чыга, ягулык газы да азрак кулланыла. Эшләгән мичләр белән тагын ике яңа мич эшләтү заводка 2019 елда этилен җитештерүне рекордлы дәрәҗәгә җиткерергә ярдәм иткән - 618 мең тонна, шулай ук пропилен да 302 мең тоннага кадәр җиткерелгән. Барлыгы 2 млн тонна чимал эшкәртелгән. Әлеге этилен, пропилен, дивинил, бензол үз производстволарында каучук һәм пластик җитештерүдә кулланыла.

Аннан Рөстәм Миңнеханов онлайн режимда "Түбән Кама Нефтехим"да оператив киңәшмә уздырды. Җитештерү мәйданнарында Covid-19 таралмау өчен бөтен чаралар күрелә. Территорияләр һәм бүлмәләр санитар эшкәртелә, хезмәткәрләр саклану битлекләре, антисептиклар, перчаткалар белән тәэмин ителгән. 60 яшьтән узган хезмәткәрләр үзизоляциягә җибәрелгән.
Шулай ук юллар, мәйданчыклар, керү юллары дезинфекцияләнә.
Рөстәм Миңнеханов "Түбән Кама Нефтехим"дагы коронавируска каршы чараларны уңай бәяләде. "Иң әһәмиятлесе - кешеләр. Сездә уникаль белгечләр эшли, аларны алыштырып булмый. Бүген предприятиеләребезнең тотрыклы эшләве зур әһәмияткә ия", - диде ТР Президенты.
Чыганак: http://tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1730179.htm

