ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Хезмәтләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән түбәнкамалыларга бүләкләр тапшырылды
Җәмгыять
  • 22 Сентябрь 2021 - 17:58
  • Караулар: 181
Шәһәр һәм район үсешенә аерым өлеш керткән түбәнкамалылар бүген бүләкләр алды. Тантаналы чара Советлар йортының зур залында узды.

Тантананы Түбән Кама муниципаль район башлыгы Айдар Метшин ачты. Ул җыелучыларны сәламләде һәм яшебез,  милләтебез, һөнәребезгә карамастан, барыбызны да бер максат– Түбән Камага эчкерсез мәхәббәт берләштерүен билгеләп үтте.

«Бүген безнең шәһәр үзенең 55 нче туган көнен билгеләп үтә. Бу безнең уртак бәйрәмебез -  төрле буын түбәнкамалыларның  бәйрәме, - дип мөрәҗәгать итте Айдар Метшин. – Һәм мин барыгызга да хезмәтегез өчен зур рәхмәт белдерәм! Иң беренче чиратта,  безгә  яшәү, уку һәм эшләү мөмкинлеге бүләк итүләре өчен,  хөрмәтле ветераннарыбызга рәхмәт! Туган шәһәребезне яратуыгыз, без,  Түбән Каманың киләчәк буыны өчен башкарган эшләрегез өчен рәхмәт сезгә. Алда безнең Яшьлек шәһәребезнең киләчәге бик матур булачагына ышанам!»

Югары һөнәри осталыклары һәм үз вазыйфаларын намуслы башкарулары өчен бүләкләрне шәһәр һәм районның иң яхшы җитәкчеләре, предприятие җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, җәмәгать эшлеклеләре, машина йөртүчеләр, медиклар һәм педагоглар алды. Барлыгы 73 кеше бүләкләнде.

«Һәрберегезгә Түбән Кама җиренең үсешенә һәм чәчәк атуына керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәм. Һәр бүләк артында -  югары сыйфатлы эш, тулы һөнәри фидакарьлек һәм үз хезмәтегезгә бирелгәнлек. Кадерле дуслар, сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм киләчәктә уңышлар телим», – дип котлады Айдар Метшин.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^