ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Үзенең 60 еллыгын шәһәр 20 миллиардтан артык суммага яңартылган объектлар белән каршы алачак
Түбән Кама-60
  • 26 Гыйнвар 2026 - 10:22
  • Караулар: 239

2026 елда, Түбән Каманың 60 еллыгында, районны масштаблы үзгәрешләр көтә. Социаль өлкәгә инвестицияләр, шәһәр барлыкка китерүче предприятиеләрнең керткән өлешен исәпкә алып, 20 млрд сумнан артып китәргә мөмкин, бу узган елгы күрсәткечләрдән икеләтә артык. Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Латыйпов «Эшлекле дүшәмбе»дә планлаштырылган эшләрнең нечкәлекләре белән уртаклашты.

К своему 60-летию город подойдет с обновленными объектами на сумму свыше 20 миллиардов

Агымдагы елда район дүрт илкүләм проектны, бер дәүләт һәм 23 республика программасын гамәлгә ашырачак. Мәсәлән, «Тормыш өчен инфраструктура» проекты буенча Ramus Mall сәүдә үзәге артында «Сөембикә» паркы барлыкка киләчәк, ә Кама Аланында «Сөенеч» скверын төзекләндерәчәкләр.

«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты буенча дүрт мәктәп ремонтланачак, ә 49 нчы балалар бакчасы «Гаилә» илкүләм проектында катнашу нәтиҗәсендә норматив хәлгә китереләчәк. «Проффесионалитет» федераль проекты кысаларында Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятенең тулай торагына капиталь ремонт ясау планлаштырыла – республика бу эшләргә өстәмә рәвештә 126 млн сум юнәлтәчәк.

Республика программалары буенча өч мәктәпнең азык-төлек блогы яңартылачак, фиджитал-үзәк төзеләчәк, «Ярыш» спорт мәктәбе, автовокзал, М.Җәлил исемендәге 1 нче гимназия ремонтланачак. СИБУР белән берлектә республика Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятенең Б  корпусына 430 млн сумга капиталь ремонтлауга ярдәм итәчәк. Моннан тыш, төрле программалар буенча яңартылган объектларны җиһазландыруга һәм төзекләндерүгә өстәмә акчалар юнәлдереләчәк.

2026 елда финанслау күләме 753 млн сум булган 65 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясау, шулай ук «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 55 йорт яны территориясен төзекләндерү күздә тотыла. Инженерлык челтәрләрен алыштыру эшләре дә башкарылачак. Башлангыч план нигезендә, бу максатларга якынча 3 млрд сум юнәлдереләчәк. Шәһәр һәм район юлларын ремонтлауга да шундый ук сумма планлаштырылган.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^