ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Радмир Беляев 2026 елны Түбән Камада Беренче төзүчеләр елы дип игълан итте
Түбән Кама-60
  • 15 Гыйнвар 2026 - 16:36
  • Караулар: 255

2026 ел Түбән Камада Беренче төзүчеләр елы дип игълан ителде. Карар шәһәрнең 60 еллыгына әзерлек һәм аны бәйрәм итү буенча оештыру комитетының быел беренче утырышында кабул ителде.

«Түбән Кама турында документаль фильмның премьерасын ясарга һәм аңа беренче төзүчеләрне чакырырга тәкъдим итәм. Ә фильмны күрсәткәннән соң аны мәктәпләрдә, көллиятләрдә, югары уку йортларында электрон форматта таратырга кирәк. Бүген күпләр Түбән Каманың яхшы шәһәр икәнен белә, әмма аның тарихын белми. Документаль фильм шәһәрнең ничек һәм ни өчен барлыкка килүе турында ачык һәм аңлаешлы итеп сөйләргә тиеш», - дип билгеләде Радмир Беляев.

Шәһәрнең юбилеена әзерлек шәһәр инфраструктурасын үстерүгә, тарихи хәтерне саклауга һәм яңа шәһәр традицияләрен формалаштыруга юнәлдерелгән комплекслы программа буларак карала.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^