ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада дүртенче чакырылыш шәһәр Советы депутатын сайладылар
Сәясәт
  • 11 Декабрь 2023 - 14:26
  • Караулар: 333

Түбән Камада 7 нче бер мандатлы Чәбия сайлау округында дүртенче чакырылыш шәһәр Советы депутатын өстәмә сайлауга йомгак ясалды. Сайлауда катнашучылар саны 60 процент тәшкил итте.

Исегезгә төшерәбез, узган якшәмбедә сайлаулар алты сайлау участогында – 12 нче, 16 нчы мәктәпләрдә, 28 нче балалар бакчасында һәм Вахитов урамындагы 19 нчы йортта узды.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча «Единая Россия» партиясеннән кандидат Владимир Гатунок барлык тавышларның 69,85%ын җыйды. «ЛДПР» вәкиле Владимир Сурчилов өчен - 16,01%, ә «КПРФ» кандидаты Николай Колосов өчен 13,56% тавыш бирелгән.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^