ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама уңайлы тирәлеккә ия шәһәр буларак танылды
Иҗтимагый киңлекләр
  • 06 Апрель 2021 - 11:12
  • Караулар: 212
Түбән Кама ил күләмендә уңайлы шәһәр тирәлеге булган территория буларак танылды.

Россия Төзелеш министрлыгы 2020 елда шәһәр тирәлеге сыйфаты индексы нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, Түбән Кама 360 мөмкинлектән 209 балл җыйган.

Әйтик, безнең шәһәр «Торак һәм тирә-юнь киңлекләре» пункты буенча 47 балл җыйган. «Гомумшәһәр киңлеге» өчен - 37 балл, «Урам-юл челтәре» өчен - 34 балл, «Социаль-ял итү инфраструктурасы һәм әйләнә-тирә мохит» өчен - 33 балл һәм «Яшелләндерелгән киңлекләр» өчен 30 балл туплаган.

Исегезгә төшерик, индекс ел саен шәһәр тирәлегенең алты төрен бәяләү нигезендә, Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан формалаштырыла.

2020 елда Түбән Камадан тыш югары балл җыйган моношәһәрләр - Тутаев, Козьмодемьянск, Канаш һәм Тольятти.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^