ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин: «Мин эшемне түбәнкамалыларга ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләре белән тәмамлыйм»
Айдар Метшин
  • 04 Октябрь 2021 - 16:35
  • Караулар: 579
Айдар Метшин түбәнкамалыларга уртак эш өчен рәхмәт белдерде.

«Данын дәүләт масштабындагы кешеләр күтәргән  шәһәр, территориянең җитәкчесе булу мөмкинлеген һәм  Түбән Кама җитәкчесе вазыйфасында йомгаклау сүзләрен 15 елдан соң гына әйтү насыйп булыр дип уйламаган идем»,  - дип ассызыклады ул үз чыгышында Түбән Кама муниципаль район Советының чираттан тыш сессиясендә.

«Бу вакыт дәвамында Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, хөкүмәт һәм түбәнкамалылар ярдәме белән,  Кама буенда  кояшлы шәһәргә нигез салган безнең беренче төзүчеләр хыялланган идеяләрне һәм ниятләрне тормышка ашыру мөмкинлеге булганга мин бик рәхмәтле. Бу -   чыннан да, зур җаваплылык, яраткан шәһәребезне үстерүгә керткән уңай үзгәрешләргә катнашың булу  -  зур уңыш. Шул ук вакытта бу еллар нәтиҗәлелеге буенча төрле иде, һәм сез күп кенә авырлыкларны бүлешкән һәм заман таләпләренә җавап биргән  һәм казанышларга сөенгән кешеләр булдыгыз. Моның өчен зур рәхмәт.

Без күп нәрсәләргә ирештек, шәһәребезне сәнәгать үзәге буларак кына түгел, ә уңайлылык, күршелек һәм мәхәббәт территориясе буларак та горурланырга мөмкин булырлык итеп ясадык. Мин үз эшчәнлегемне зур колачлы проектларда катнашу мөмкинлеге өчен җитәкчелеккә ихлас рәхмәт сүзләре белән тәмамлыйм. Мин эшемне түбәнкамалыларга үз эшчәнлегем дәвамында күрсәткән ярдәмнәре өчен тирән рәхмәт хисе белән тәмамлыйм. Мин киләчәктә дә бер максат белән чын күңелдән һәм тулы көч биреп хезмәт итәчәк эшемне дәвам итүемә - яраткан шәһәребезгә, республикабызга файда китерүемә ышаныч хисе белән китәм».
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^