ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада «Шәһәр практикалары» белем бирү программасының нәтиҗәләре билгеле булды
Айдар Метшин
  • 02 Октябрь 2021 - 16:21
  • Караулар: 370
Түбән Камада шәһәр тирәлеген үстерү өлкәсендә эшләүче белгечләр өчен «Шәһәр практикалары» белем бирү программасы тәмамланды. Курсларда Түбән Кама, Казан, Яр Чаллы, Әлмәт һәм Татарстанның башка шәһәрләреннән 44 белгеч укыды.

«Шәһәр практикалары» - РФ Төзелеш министрлыгы һәм РФ Хөкүмәте ярдәмендә «Стрелка» институты белән стратегик хезмәттәшлектә РФ Президенты архитекторлары программасының бер өлеше. Түбән Камада «Шәһәр практикалары» программасы шәһәр хакимияте белән берлектә оештырылды.

Кластер на автовокзале, крео-сад и хобби-хаус: участники программы «Городские практики» предложили, как сделать Нижнекамск лучше

Бүген «Ковер» яшьләр үзәгендә катнашучылар 3 шәһәр территориясендә креатив кластерларны үстерү буенча 6 тәкъдим керттеләр. Чарада Айдар Метшин да катнашты. Ул программа һәм аның нәтиҗәләре бик мөһим булуын билгеләп үтте: «Без моның белән яшибез. Хакимиятнең һәм шәһәр халкының алга таба үсештә булырга кирәклекне  аңлавы бар. Түбән Кама әле яшь шәһәр, һәм алда безнең перспективалар зур».

Воркшопның нәтиҗәсе буларак, Түбән Камада автовокзал бинасы, Кызыл Чишмә бистәсе янындагы тарихи корылмалар һәм шәһәрнең яңа микрорайоннары өчен мәдәни кластерлар булдыру идеяләре эшләнде.

Кластер на автовокзале, крео-сад и хобби-хаус: участники программы «Городские практики» предложили, как сделать Нижнекамск лучше

Катнашучылар гамәлдәге иҗтимгый киңлекләрне өйрәнделәр, халык ихтыяҗын анализладылар, территориянең уңышлы һәм уңышсыз якларын тасвирладылар. Һәр команда яңартылачак киңлек концепциясен әзерләде, шулай ук финанслау моделен һәм киләчәк проектның үз-үзен аклау вакытын исәпләде.

Командаларның берсе автовокзал бинасында заманча креатив кластер ясарга тәкъдим итте, анда туклану, ял итү,  велосипедлар прокаты булдырырга мөмкин. Тәүлек буе эшли торган сервислар – коворкинг, кафе, көтү залын кертеп, төнге мәйданчыкны да киңәйтергә мөмкин.

Кластер на автовокзале, крео-сад и хобби-хаус: участники программы «Городские практики» предложили, как сделать Нижнекамск лучше

Башка катнашучылар сәүдәгәр Стахеевлар утарын торгызу тәкъдимен керттеләр. Проект бурычларының берсе  -  бистәдә җәлеп итү урыны булдыру гына түгел, ә Түбән Кама һәм якын-тирә шәһәрләрдә яшәүчеләр арасында күршеләр бергәлеген үстерү дә. Моннан тыш, Кызыл Чишмә территориясендә катнашучылар элеккеге кунакханә бинасының 6 нчы катында остаханәләр һәм студияләр оештырырга да тәкъдим иттеләр.

Кластер на автовокзале, крео-сад и хобби-хаус: участники программы «Городские практики» предложили, как сделать Нижнекамск лучше

Шәһәр читендәге  яңа микрорайоннарны  үстерү буенча да   тәкъдимнәр күп булды. Концепцияләрнең берсе кысаларында өч микрорайонны бердәм  җәяүлеләр зонасына берләштерү турында карар кабул ителде.

Кластер на автовокзале, крео-сад и хобби-хаус: участники программы «Городские практики» предложили, как сделать Нижнекамск лучше
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^