Хөрмәтле түбәнкамалылар!
Өченче декабрьдә барыбыз өчен дә әһәмиятле көн - язмыш сынауларына бирешмичә, тормышта үз урыннарын тапкан һәм аны чын күңелдән яраткан көчле рухлы, максатчан кешеләребез – Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә.
Сәламәтлекләре чикле булуга карамастан, күпләребез алардан нык, чыдам булырга, иң мөһиме - тормышны яратырга өйрәнә ала. Алар һәр мизгелнең кадерен тоя, һәр көнне шатланып каршы ала беләләр. Күпләре, язмыш сынауларына баш имичә, нык ихтыяр көче, түземлек, сабырлык, тырышлык аша авырлыкларны җиңеп чыкканнар.
Бүген мин барлык түбәнкамалыларны янәшәбездәге физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә ярдәм кулы сузарга һәм аларга җан җылысы бүләк итәргә чакырам. Хәйрия һәм шәфкатьлелек эше шушы бер көн белән генә чикләнмәс, алдагы көннәрдә дә дәвам итәр дигән өметтә калам. Үзебезнең кайгыртучанлыгыбыз аша, азга гына булса да, бу батыр йөрәкле затларыбызның тормыштагы авырлыкларын оныттырып торыйк, аларга шатлыклы мизгелләр бүләк итик, киләчәккә өмет, алдагы көннәргә ышаныч уятыйк!
Түбән Кама муниципаль район Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин
Дата изменения: 02.08.2017 20:31:36
Количество показов: 3583