ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада Болодурин истәлегенә футбол буенча илкүләм турнир башланды
Спорт
  • 28 Март 2022 - 15:22
  • Караулар: 190
Түбән Камада Советлар Союзы Герое Иван Петрович Болодурин истәлегенә футбол буенча гадәттәге Бөтенроссия турниры була. Турнирда 2009 елгы футболчылар катнаша.

Уеннар 28 марттан 1 апрельгә кадәр «Чулман-Арена» футбол манежында узачак. Быел турнирда Татарстан шәһәрләре һәм Россиянең башка төбәкләре футбол клублары, спорт мәктәпләре командалары көч сынаша. Ярыш 5 көн дәвам итәчәк.

Җиңүчеләр 1 апрельдә билгеләнәчәк: бу көнне Иван Болодурин истәлегенә футбол буенча XXХVIII Бөтенроссия турнирының финал очрашуы булачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^