ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Кама Аланында моношәһәрнең яңа башлыгын сайладылар
Кама Аланы
  • 21 Сентябрь 2020 - 17:45
  • Караулар: 187
Кама Аланында депутатлар бүген моношәһәрнең яңа башлыгын сайладылар. Башлык итеп, әлегә кадәр  җирле башкарма комитетны җитәкләгән Ринат Сәлахетдинов сайланды.

13 сентябрьдә 10 меңнән артык сайлаучы яңа депутатлар корпусы составын билгеләде: 30 кандидатка 15 мандат. Бүген дүртенче чакырылышта  беренче сессиянең төп мәсьәләсе булып, Кама Аланы башлыгын сайлау бурычы торды. Бертавыштан Ринат Сәлахетдинов кандидатурасы үтте.

Айдар Метшин сүзләренә караганда, Кама Аланына муниципалитет җитәкчелегенең мөнәсәбәте башка. "Соңгы елларда социаль инфраструктураны һәм башка өлкәләрне үстерүдә зур адым ясалды, - дип билгеләп үтте Түбән Кама муниципаль районы башлыгы. - Бүгенге һәм булачак үзгәрешләр - Кама Аланында яшәүчеләрнең зур өлеше көткән сорауларга җавап".

Инфраструктура проблемаларын хәл итүдә алга китеш -   соңгы елларда моношәһәрдә эшләгән җитәкчеләрнең казанышы. "Александр Павлов сезнең белән бергә  территорияне уңай якка үзгәртү өчен күп эш башкарды", - дип мөрәҗәгать итте бистә халкына Түбән Кама муниципаль районы башлыгы.

Яңа команда алдында беренче  бурыч  - хезмәт-мәшгульлек тармагы. Айдар Метшин бу уңайдан профильле депутатлар комиссиясен булдырырга тәкъдим итте.

Ринат Сәлахетдинов бистәдәге проблемаларны хәл итү өчен бөтен көчен һәм тупланган тәҗрибәсен куячагына ышандырды. Аңа җирле мәктәп директоры Надежда Мичурина ярдәм итәчәк:  ул моношәһәр башлыгы урынбасары итеп сайланды. Надежда Мичурина шулай ук район Советында Кама Аланыннан вәкил буларак катнашачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^