ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама 100 яшьлек Клавдия Сидорованы котлый
Озын гомерле якташыбыз
  • 29 Апрель 2025 - 16:16
  • Караулар: 27

Түбән Камада яшәүче Клавдия Наумовна Сидорова үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу истәлекле көн җылы котлаулар һәм Ватан алдындагы казанышларын искә төшерү өчен сәбәп булды.

Пример для поколений: Нижнекамск чествует 100-летнюю Клавдию Сидорову

Юбилярны матур дата белән котларга Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Радмир Беляев та килде. “Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек һәм күтәренке кәеф телим!” – дип мөрәҗәгать итте ул Клавдия Наумовнага. – Сезне шундый шат күңелле һәм яхшы кәефтә күрү безнең өчен зур шатлык. Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы Советы исеменнән Сезгә рәхмәт хаты тапшырабыз. Шундый яшькә кадәр яшәү, матур күренү һәм туган көнеңне якыннарың арасында каршылау – зур бәхет ул”.

Клавдия Наумовнага котлау хатын РФ Президенты Владимир Путин да юллаган иде.

    Пример для поколений: Нижнекамск чествует 100-летнюю Клавдию Сидорову

Клавдия Наумовна тормышы – Ватанга тугрылыкның һәм фидакарь хезмәтнең ачык үрнәге. 1925 елның 29 апрелендә Минзәлә районының Яңа Матвеевка авылында туып, яшь чагында ук сугыш авырлыкларын татыган. Бөек Ватан сугышы елларында туган авылының колхозында хезмәт итә, ә 1942 елда, Минзәлә совхоз-техникумын тәмамлагач, Чүпрәле авылында эшли. Намуслы хезмәте өчен ул «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә.

1947 елда Клавдия Наумовна кияүгә чыга. Бөек Ватан сугышы ветераны булган ире Михаил Семенович белән өч бала үстерәләр. Сидоровлар гаиләсе Түбән Камага 1977 елда күчеп килә. Пенсиягә чыкканчы Клавдия Наумовна «Нижнекамскшина»да машинист булып эшләгән.

    Пример для поколений: Нижнекамск чествует 100-летнюю Клавдию Сидорову

Бүген Клавдия Наумовна тыл хезмәтчәне һәм Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны. Озын гомерле хатынның дүрт оныгы һәм тугыз оныкчыгы бар, алар өчен ул – акыллы остаз һәм яратучан әби.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Түбән Кама районы администрациясе исеменнән Клавдия Наумовнага азык-төлек җыелмасы һәм рәхмәт сүзләре ирештерелде. Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов юбилярга җылы ак шәл тапшырды.

    Пример для поколений: Нижнекамск чествует 100-летнюю Клавдию Сидорову

Күршеләре дә читтә калмады, алар Клавдия Наумовнага Бөек Җиңүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерделәр. Юбилярны шулай ук яшь армиячеләр һәм 27 нче мәктәп укучылары (алар арасында юбилярның оныгы да бар иде) котлады.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^