Быел Түбән Каманың «Кама Артегы» балалар лагере үзенең биш еллыгын билгеләп үтә. Әлеге истәлекле вакыйга белән котларга ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев килде.
Рәсми өлеш алдыннан мөхтәрәм кунаклар балалар белән бергә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган акция кысаларында лагерь территориясендә сирень аллеясы утырттылар. Бәйрәм уңаеннан үсентеләрне РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин бүләк итте.
Соңыннан Ринат Садыйков лагерь корпусларын һәм көнкүреш бүлмәләрен карап чыкты. Ул балаларның бик яхшы шартларда ял итүен билгеләп үтте: "Кама Артегы" территориясендә йөргәндә мин биш ел элек биредә капиталь ремонт тәмамланганын искә төшердем. Хәзер аңлыйм, болар юкка булмаган, барысы да безнең балалар өчен. Ышанам, алдагы биш ел тагын да яктырак һәм яхшырак узачак".
«Кама Артегы» балалары һәм хезмәткәрләре бәйрәмнең масштаблы программасын әзерләгән иделәр. Алар сәхнәдә театральләштерелгән тамаша, хореографик һәм вокаль номерлар күрсәттеләр. Радмир Илдар улы «Кама Артегы» хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары тапшырды, ә лагерьга оргтехника алуга сертификат бүләк итте.
"Әлеге лагерьны эшләү башында торган һәркемгә рәхмәт. Команда бу проектны тормышка ашыру өчен бик күп эшләр башкарды. Хәзер Татарстанның күп районнары мондый шартлар турында хыяллана гына ала. "Кама Артегы" - үзенчәлекле статус. Ул иң шәп лагерь булып саналды һәм әле дә шулай. Мин балаларыбызның җәйге чорны шундый яхшы шартларда үткәрү алуларына шатмын”, - дип билгеләп үтте район Башкарма комитеты җитәкчесе.
Моннан тыш, Ринат Садыйков һәм Радмир Беляев «Кама Артегы» территориясендә палаткалы лагерь төзү планнары турында фикер алыштылар. Район Башкарма комитеты җитәкчесе ассызыклаганча, лагерь, һичшиксез, алга таба да үсәчәк.
"Кама Артегы – республикабызның алдынгы лагерьларының берсе. Күпләр сездән 400 балага исәпләнгән лагерь эшен ничек оештырырга кирәклеген өйрәнә. Без дә бер урында тормыйбыз. Палаткалы лагерь төзү һәм яр буе территориясен төзекләндерү буенча нинди перспективалар барлыгын карадык", - дип уртаклашты Ринат Садыйков.

