ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
ТР рәисе РФ Президенты Владимир Путинга Түбән Кама предприятиеләренең уңышлары турында сөйләде
Сәнәгать
  • 04 Март 2025 - 15:58
  • Караулар: 52

ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов Кремльдә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда республиканың икътисади үсеше турында сөйләде. Шул исәптән ул Түбән Кама сәнәгать компанияләренең уңышлары белән уртаклашты.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2024 елда тулаем төбәк продукты 5 трлн 200 млрд сум тәшкил иткән. Сәнәгать продукциясе күләме буенча республика 5 трлн 651 млрд. сумга җиткән. Владимир Путин Татарстанны тышкы икътисадый эшчәнлекнең гомуми күләмендә чимал булмаган экспорт өлеше ике мәртәбә артуы өчен мактады. Ул моны җитди күрсәткечләр дип атады.

«Үз куәтләрендә 24,3 млн тонна нефть эшкәртелә, эшкәртү тирәнлеге – 99,4–99,5%. «ТАНЕКО» һәм «ТАИФ-НК» – заманча модернизацияләнгән предприятиеләр. Әлбәттә, «СИБУР» төркеме буенча бик җитди эш алып барыла – бу «Түбән Кама нефтехим» һәм «Казаноргсинтез». Быел иң эре «Этилен-600» комплексы сафка баса. Түбән Кама бүген 600 мең [тонна] этилен эшли», - дип билгеләде республика Рәисе.

Фото: http://kremlin.ru

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^