ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Кама Аланында гражданнар җыены узды
Җәмгыять
  • 10 Февраль 2024 - 15:30
  • Караулар: 172

Кама Аланында «Чулман-Су» мәдәни үзәгендә традицион гражданнар җыены узды. Чарада Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин катнашты.

Кама Аланы башлыгы Ринат Сәлахетдинов 2023 ел нәтиҗәләре һәм быелгы планнар турында сөйләде. Узган елның мөһим бурычларының берсе дип ул волонтерларга, мобилизацияләнгән гражданнарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүне атады. Гуманитар ярдәм җыю һәм актив хәйрия эшчәнлеге өчен камполяннарны рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

«Узган ел без яхшы нәтиҗәләргә ирештек дип саныйм. быел да халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрергә тырышачакбыз, инвесторларны җәлеп итү һәм сәнәгать җитештерүләрен ачу, торак фондын, ишегалларын капиталь ремонтлау, юлларның чокырларын ремонтлау, шәһәребезне төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча эш дәвам итәчәк», – дип планнары турында сөйләде Кама Аланы башлыгы.

Гумпомощь, благоустройство, общественный транспорт: в Камских Полянах состоялся сход граждан

Ул ассызыклаганча, 2024 елның төп бурычы – 5 нче спорт мәктәбен реконструкцияләү. Хәзерге вакытта бинаның бер өлеше тәмамланмаган булып кала, һәм проект кысаларында аның төзелешен тәмамлау һәм бинаның зурлыгын арттыру планлаштырыла. Бу спорт мәктәбенең мәйданын 2000 квадрат метрга арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бинаның Хәзерге өлеше ремонтланачак, техника һәм инвентарь белән җиһазландырылачак. Шулай ук янәшәдәге территория төзекләндереләчәк, шул исәптән тротуарларны һәм керү юлларын ремонтлау, газоннар булдыру. Проектны финанслауның гомуми күләме 413,3 миллион сум тәшкил итә.

«Кама Аланы сизелерлек үзгәрә, шуның белән бергә кешеләрнең кәефе дә үзгәрә. Бу - иң мөһиме, бу - эшебезнең максаты», - диде Ринат Сәлахетдинов һәм җитәкчелеккә рәхмәт белдерде.

«Бергә эшләгәнегез өчен рәхмәт әйтәсем килә. Кама Аланы зур сәнәгать потенциалына ия, аны үстерергә кирәк, ә кешеләр – иң кыйммәтле ресурс. Иҗади хезмәттәшлек ярдәмендә без теләсә нинди мәсьәләләрне хәл итә алабыз», – дип мөрәҗәгать итте камполянлыларга Рамил Муллин.

Аннары җитәкчеләр очрашуда катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр. Мәсәлән, авыл халкын юлларны һәм күп фатирлы йортларны ремонтлау, йортсыз этләр, кар җыю, кайнар су, җылыту мәсьәләсе кызыксындырган. Иң күп сораулар шәһәрара җәмәгать транспорты темасына бирелде. Очрашу барышында яңгыраган барлык сораулар контрольгә алынды.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^