ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Каманың йөз балл җыйган укучыларын планшетлар белән бүләкләделәр
Яшьләр
  • 01 Июль 2025 - 19:22
  • Караулар: 157

Түбән Кама районында Башкарма комитет җитәкчесе Радмир Беляев инициативасы белән чыгарылыш сыйныф укучыларын бүләкләүнең яңа традициясе барлыкка килде.

БДИда 100 балл җыйган унберенче сыйныф укучылары район хакимиятеннән кыйммәтле бүләкләр алачак. Быел бүләккә планшетлар бирелә.

Радмир Илдар улы йөз балл җыйган 13 укучыга гаджетлар тапшырды. Түбән Кама укучылары әдәбият, химия, география, информатика һәм инглиз теле буенча БДИдан югары нәтиҗә күрсәттеләр.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^