20 майда Чистай районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчеләре катнашында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм кече хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.
Зона киңәшмәсендә Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Радмир Беляев, Түбән Кама муниципаль районы авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук район фермерлары катнашты.
Татарстан Премьер-министры урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 2024 елда кече хуҗалыкларга ярдәм итү буенча эш нәтиҗәләре турында сөйләде һәм агымдагы бурычларны билгеләде. Түбән Кама районы Кече хуҗалыклар рейтингы буенча 2024 елда 13 нче урынны алды – бу 2023 ел белән чагыштырганда биш позициягә югарырак.
Киңәшмә кысаларында республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү булды. «Крестьян (фермер) хуҗалыгының иң яхшы башлыгы» республика конкурсында җиңеп чыккан Альбина Закирова («Закирова Альбина Ролифовна» ШЭ) безнең районнан лаеклы чыгыш ясады.
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2025 елда авыл хуҗалыгы өлкәсендә үзгәрешләр булды: бер сыерга субсидияләр бердәм ставка буенча – 6,3 мең сумга кадәр, таналар һәм бер мәртәбә бозаулаган таналар сатып алуга субсидияләр – 60 меңнән 80 мең сумга кадәр, нәселле таналар сатып алуга субсидияләр 70 меңнән 90 мең сумга кадәр артты. Мини-фермалар төзүгә субсидияләрнең чик күләме 5 сыердан кече фермага – 300 мең сумнан 500 меңгә кадәр, 8 сыердан кече фермага – 600 мең сумнан 1 млн. сумга кадәр артты.
Федераль законнар таләпләре нигезендә субсидияләүнең һәр юнәлеше буенча чыгымнарны раслау зарур. Гаризалар быел шулай ук «Минем субсидияләр» системасы аша кабул ителә, ул Россиянең бердәм цифрлы платформасына, – гариза бирүчеләрне дәүләт хезмәтләре аша авторизацияләү белән, «Гостех»ка уңышлы трансформалашты.
Һәр авыл җирлегенә потенциаль алучылар исемлеген төзергә һәм бу ярдәмнән мөмкин кадәр күбрәк файдаланырга кирәк. Якын көннәрдә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итүнең барлык юнәлешләре буенча конкурслар игълан ителәчәк.