ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама журналистларын һөнәри бәйгедә катнашырга чакыралар
Авыл
  • 15 Июль 2020 - 16:42
  • Караулар: 68

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм блогерлар өчен ел саен үткәрелә торган «Минем җирем – Россия» иҗади конкурсын уздыру турында игълан итте.

 Гамәлгә кертелгән 2014 елдан башлап, илебезнең барлык төбәкләреннән конкурс аша Россия авылын популярлаштыруга һәм аның актуаль проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән 15 меңнән артык мәгълүмати проект узды. Аларның йөзләгәне акчалата премияләргә лаек булды.

Конкурска Россия авылының уңай үрнәген тасвирлый торган һәм авыл территорияләрен үстерүнең алдынгы тәҗрибәсен таратуга, аграрийлар хезмәтенең әһәмиятен арттыруга, халык традицияләрен, авыл тормыш рәвешен саклап калуга юнәлдерелгән, шулай ук кече торак пунктларны үстерүнең проблемалы мәсьәләләрен күрсәтә торган һәм телевидениедә, радиода яңгыраган, массакүләм мәгълүмат чараларында һәм интернетта басылып чыккан  проектлар кабул ителә.

Конкурс номинацияләре, анда катнашу шартлары, конкурс бүләкләре турында: http://konkurs.agromedia.ru/ 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^