ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама кулланучылар кооперативлары ерак урнашкан поселокларга товарлар китерү чыгымнарын компенсацияли ала
Авыл
  • 05 Май 2025 - 10:48
  • Караулар: 35

Түбән Кама районы Башкарма комитеты кулланучылар кооперациясе оешмаларыннан җирле бюджеттан субсидияләр алуга заявкалар кабул итә. Җирлекләр шәһәрдән ким дигәндә 11 километр ераклыкта урнашырга тиеш.

Заявка бирү вакыты: 28 апрельдән 14 майга кадәр

Кирәкле документлар исемлеге:

• Түбән Кама муниципаль районының халык аз яшәгән авыл пунктларына беренчел кирәк-ярак товарларны илтеп җиткерүгә бәйле чыгымнар турында белешмәләр булган исәп-хисап белән билгеләнгән рәвештәге субсидия бирүгә Заявка (Кагыйдәләргә 1 нче кушымта);

• Кулланучылар җәмгыятен төзү турындагы карарның күчермәсе;

• Гамәлгә кую документларының күчермәләре;

• Юридик затны дәүләт теркәвенә алу турында таныклык күчермәсе;

• Вәкилнең сезнең исемнән эш итү хокукын таныклаучы Документ (вәкил тарафыннан бирелгәндә);

• Юридик затларның Бердәм дәүләт реестрына язма кертү турында таныклык күчермәсе;

• Салым исәбенә куюны раслау

Документларны Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының эшмәкәрлеккә ярдәм итү бүлегенә алып килергә кирәк: Мәктәп бульвары ур., 2А.

Кабул итү графигы: дүшәмбедән җомгага кадәр 8:45 тән 12:00 гә кадәр һәм 13:00 дән 17.00 гә кадәр.

Мәгълүматны 8 (8555) 43-15-35 телефоны буенча ачыкларга мөмкин.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^