ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Эшләр кызу бара: Түбән Кама районында планлаштырылган территориянең өчтән бере чәчелгән
Авыл
  • 05 Май 2025 - 09:32
  • Караулар: 65

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Түбән Кама муниципаль районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы «эшлекле дүшәмбе»дә язгы кыр эшләренең барышы турында сөйләде һәм фермерларны грантларда активрак катнашырга чакырды.

Работы в разгаре: В Нижнекамском районе засеяна треть запланированной территории

Игенчеләр чәчүгә 16 апрельдә керештеләр, әмма һава шартлары аркасында эшләр туктатылды. Бүген фермерлар янә кырга чыктылар, яхшы шытымнар күрергә була, диде Рөстәм Малявиев. Бүгенге көнгә 9 мең га (планнан 35%) чәчелгән, шулардан бөртекле культуралар – 8 мең га. Игенчеләр чәчүне уңышлы тәмамлау өчен орлыклар, ашламалар, техника һәм ягулык белән тулысынча тәэмин ителгән.

Работы в разгаре: В Нижнекамском районе засеяна треть запланированной территории

Түбән Кама районы авылда хезмәт активлыгы буенча республика рейтингында 13 нче урында тора. Сүз уңаеннан, бу 2023 ел күрсәткечләреннән биш позициягә югарырак. Быел җиде фермер 39 млн сумлык грантларда катнашырга уйлый.

Моннан тыш, җиде авыл кешесе республика программасы буенча кече фермалар төзүгә 7 млн сумлык субсидия алуга документлар әзерли. Рөстәм Малявиев фермерларны ярдәм чараларыннан активрак файдаланырга чакырды.

Работы в разгаре: В Нижнекамском районе засеяна треть запланированной территории

“Якын арада авыл хуҗалыгы формированиеләре буйлап йөрербез, эре хуҗалык милекчеләре белән очрашырбыз. Һәр җир кишәрлеге эшкәртелсен өчен уртак инвентаризация үткәрергә кирәк”, – дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Радмир Беляев.

Работы в разгаре: В Нижнекамском районе засеяна треть запланированной территории

Исегезгә төшерәбез, 2025 елда чәчүлекләр 43 мең 800 гектарда булачак, 27 мең гектарда сабан культуралары чәчәсе бар. Игенчеләр кырларга 19 мартта чыктылар. Күпьеллык үләннәрне тукландыру һәм тырмалау 16 мең гектардан артык мәйданда башкарылды.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^