ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Сәрия Сабурская һәм Радмир Беляев "Ихлас" пробация үзәге эше белән таныштылар
Җәмгыять
  • 03 Июль 2025 - 10:00
  • Караулар: 68

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм ТР Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев агымдагы елның маенда ачылган «Ихлас-Искренность» ассоциациясенең пробация үзәгендә булдылар. Учреждение авыр тормыш шартларында булган кешеләргә вакытлыча яшәү, документларны торгызуда һәм иҗтимагый тормышка җайлашуда ярдәм күрсәтә.

Сария Сабурская и Радмир Беляев ознакомились с работой Центра пробации "Ихлас"

Түбән Кама районы мөхтәсибе имамының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Марат Хәбибуллин үзәкнең максатлары һәм эш принциплары турында җентекләп сөйләде, биналар буйлап экскурсия үткәрде һәм кунакларны хәзерге торакчыларның берсе белән таныштырды. Үзәктә берьюлы 12 кешегә кадәр вакытлыча тору мөмкинлеге бар, әмма бүгенге көндә бер генә кеше яши. Адаптация программасын үткән калган кешеләр эшкә урнашканнар һәм торак белән тәэмин ителгәннәр.

Сария Сабурская и Радмир Беляев ознакомились с работой Центра пробации "Ихлас"

Радмир Беляев коллективның керткән өлешен югары бәяләде һәм бинаны киңәйтүнең мөмкин булган ысулларын тәкъдим итте. Сәрия Сабурская үзәк җитәкчелегенә халыкка социаль ярдәм күрсәтү масштабларын сизелерлек арттырырга ярдәм итәчәк дәүләт грантларын бирүнең конкурс механизмнарына игътибар итәргә тәкъдим итте.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^