ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең дәүләт кадастр бәясенә үзгәрешләр кертелә
Авыл
  • 24 Июль 2020 - 09:27
  • Караулар: 86

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 05.06.2020 ел, № 1799-р боерыгы теркәлде, аның кадастр бәясе «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» ДБУ тарафыннан яңадан каралган җир кишәрлекләренә карата авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең дәүләт кадастр бәясе нәтиҗәләренә үзгәрешләр кертелә.

Күрсәтелгән боерык Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми сайтында басылып чыкты (pravo.tatarstan.ru 06.07.2020). Ул рәсми басылып чыккан көненнән соң 10 көн узгач үз көченә керә.

Әлеге боерык белән "Дәүләт кадастр бәяләве нәтиҗәләре" - "Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне дәүләт кадастр бәяләүнең гамәлдәге нәтиҗәләре" бүлегендә танышырга мөмкин.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^