ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре минераль ашламалар сатып алуда субсидияләрдән файдалана ала
Авыл
  • 11 Февраль 2020 - 15:28
  • Караулар: 77
Түбән Камада авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуда  бюджет ярдәменнән файдалана алалар. Бу акчаларны гектарына 35 кг ашлама туплаган хуҗалыклар ала. Быел бер гектарга 70 кг ашлама туплау бурычы куелган.

Нормативка ирешкәч, чеклар яки килешүләр белән авыл хуҗалыгы идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Субсидия бер гектарга 515 сум тәшкил итә.

«Минераль ашламаларга елдагыча була торган сезонлы бәяләр үзгәрешен истә тотып, әлегә аларны кулай бәяләрдән алырга мөмкинлек булганда, бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк», – ди Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков.  

Гомумән, республика буенча 5 февральгә минераль ашламалар 70872 тонна сатып алынган, ягъни бер гектар чәчүлеккә 25,3 кг тупланган, бу 2019 елга караганда беркадәр күбрәк.

Соңгы мәгълүматларга караганда, алдынгылар өчлегендә  - Зәй, Сарман һәм Әтнә районнары. Түбән Кама – тугызынчы урында.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^