Татарстанда уҗым культуралары чәчү оптималь срокларда башкарылды, чәчүлекләрнең 80 проценты яхшы хәлдә. Чәчүлекләрнең дүрттән өч өлеше -бодай, калганы - арыш һәм башка кыяклылар. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Наил Залаков хәбәр итте.
Республикада бүген 1,8 млн гектар сөрүлек җир эшкәртелгән. Министрлык мәгълүматлары буенча, туфракны төп эшкәртү республиканың 43 муниципаль районының 21ендә тәмамланган. Түбән Кама районы да ахырына якынлаша, анда туфракны эшкәртү планлаштырылган мәйданнарның 98-99 процентында башкарылган.