Бүген Татарстан Республикасы Язучылар берлеге вәкилләре, ТР халык шагыйре, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Ркаил Зәйдулланың юбилее кысаларында, шәһәребезнең Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә һәм «Апуш» балалар китапханәсендә булды.
Үзәк китапханәдә Татарстан язучылар берлеге рәисе, депутат, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла белән «Кунакчыл Түбән Кама» проекты кысаларында «Иҗат илһамлы булырга тиеш» дип исемләнгән иҗади очрашу узды. Очрашуда Татарстанның күренекле әдәбият һәм сәнгать әһелләре, иҗтимагый оешмалар, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе вәкилләре катнашты.
Очрашу җылы әңгәмә рәвешендә барды. Әңгәмә барышында аның тормыш юлы һәм иҗатына кагылышлы кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар. Китапханә хезмәткәрләре Р.Зәйдулланың шигырьләрен укыды. Күренекле әдип үзе дә шигырьләр укыды, хәзерге чор әдәбият, яшь буынга тәрбия бирү турында үз фикерләре белән уртаклашты. Чит илләрне дә татар әдәбияты белән таныштыру өчен эш алып барылуын искәртеп үтте.
«Тәрҗемә дигәннән, төрек телендә 30 хикәя кергән хикәяләр анталогиясе чыгарга тиеш... Француз телендә җыентык чыкты. Анда минем дә өч әсәрем урнаштырылган», – дип билгеләп үтте Ркаил Зәйдулла.
Бүген кунакларны бай программа көтә. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге делегациясе Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә булачак, анда гимназия укучылары һәм укытучылары белән очрашу узачак.
Кунаклар үзәк Җәмигъ мәчеткә дә барачак. Алга таба аларны Кызыл Чишмәдә кызыклы программа көтә: Әхсән Фәтхетдинов исемендәге музейда булу һәм «Объективта табигать» фотокүргәзмәсен ачу тантанасында катнашу. Чаралар Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театрында Ркаил Зәйдулланың иҗат кичәсе белән тәмамланачак.

