Түбән Каманың СИБУР предприятиесе яңа һава бүлү җайланмасында төзелеш-монтаж эшләрен төгәлли һәм объектны эшләтеп җибәрүгә кереште.
Сәгатенә 32 мең нм³ азот җитештерүчәнлеге булган җайланма гамәлдәге һава бүлү җайланмасыннан ике тапкыр куәтлерәк булачак һәм Татарстанда СИБУРның төп инвестиция проектларын азот белән ышанычлы тәэмин итәчәк. Проектның бюджеты 7 млрд сумнан артык.
Проектның гомуми әзерлеге 95% тан артып китте. Барлык металл конструкцияләр, технологик һәм электр җиһазлары, шулай ук торбаүткәргечләр монтажланган. 58 берәмлек төп технологик җиһаз урнаштырылган.

