Түбән Камада республика программасы кысаларында трамвай вагоннарын модернизацияләү дәвам итә. Эшләрнең барышы турында «Горэлектротранспорт» МУП генераль директоры Эдуард Шәйдуллин Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев визиты вакытында сөйләде.
Ел ахырына кадәр предприятие белгечләре 22 трамвай арбасына (яисә 11 вагонга) капиталь төзекләндерү үткәрүне планлаштыралар. Эшләр үз көчләре белән башкарыла: конструкцияләрне торгызалар һәм төп төеннәрне, агрегатларны һәм детальләрне алыштыралар. Аннары ремонтланган арбаларга «БКМ» белорус компаниясе куйган яңа кузовлар урнаштырачаклар. Вагоннарны монтажлау, эшләтеп җибәрү һәм обкаткалауны «БКМ Сибирь» компаниясе башкарачак.
Яңартылган трамвайлар заманча дизайн, пассажир салонында заманча кондиционерлау һәм җылыту системасы алачак. Вагоннар өлешчә түбән идәнле булачак, бу аз хәрәкәтләнүче категория гражданнарга һәм коляскалы әниләргә уңайлы булсын өчен эшләнелә.
Визит барышында Радмир Беляев эшләрнең барышын уңай бәяләде, ул шәһәр электр транспортын яңарту срокларын үтәүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
Предприятие җитәкчелеге, үз чиратында, шәһәргә эш мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Вагоннарны модернизацияләү республика программасы ярдәмендә мөмкин булды, аның кысаларында Түбән Камага 500 миллион сум акча бүлеп бирелде.
