Авыруны озак вакыт карап тору системасын булдыру «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» төбәк проектында олы кешеләрне даими карап торуны үз эченә ала. Июль аенда Татарстан шундый система булдырылган 12 пилот төбәкнең берсе булды, әлегә ул республиканың алты районында гына гамәлгә ашырыла.
Социаль яклау идарәсе башлыгы Гөлсирин Җамалиева сүзләренә караганда, яңа системаның төп максаты – травма, инсульттан соң яки дәваланмый торган көчәя торган авыру, тормыш дәрәҗәсе һәм максималь реабилитацияләнү сәбәпле авыр хәлдә булган кешеләргә ярдәм күрсәтү.
Бүген «Шәфкатьлелек» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә чит ярдәмгә мохтаҗ 600дән артык түбәнкамалы күзәтү астында тора. Аларның 116сы озак вакыт карап тору системасына кертелгән. Алар янына социаль хезмәткәр –көн саен, атнага бер тапкыр - шәфкать туташы, айга бер тапкыр терапевт килә.
Түбән Кама муниципаль районы сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Әлфия Хәсәнова аңлатканча, әгәр элегрәк табиб күрсәтмәләре пациентка гына бирелсә, хәзер социаль хезмәткәргә дә бирелә. Социаль хезмәткәр табиб киңәшләренең үтәлүен тикшереп тора. Озак вакыт карап тору системасы буенча авыруларга инвалидлык та бирелергә мөмкин.
Гөлсирин Җамалиева сүзләренчә, төп максат – авыру кешене ашатып китү генә түгел, ә аңа савыгырга ярдәм итү. Бу эштә бер генә пациент та игътибардан читтә калмаячак, һәркемгә шәхси якын килү булачак.