ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Депутатлар составы, салымнар, бюджет: Түбән Камада шәһәр Советы сессиясендә 12 мәсьәлә каралды
Сәясәт
  • 16 Октябрь 2020 - 09:24
  • Караулар: 151
Түбән Камада шәһәр Советы депутатларының икенче сессиясе узды. Көн тәртибендә - 12 мәсьәлә.

Беренче мәсьәлә итеп, КПРФ исемлеге составында сайланган депутат Владимир Куриленко вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату мәсьәләсе каралды. Ул, партия линиясеннән төп эш урыны буенча эшнең күп булуына бәйле рәвештә, тиешле гариза бирде. Аның урынына шәһәр Советы составына шулай ук КПРФтан Илдар Гыйлемханов билгеләнде.

Сессия кысаларында профильле депутат комиссияләренең составы буенча карар кабул ителде. Алар барлыгы дүртәү - бюджет сәясәте, шәһәр инфраструктурасын үстерү, социаль сәясәт, җирле үзидарә мәсьәләләре, регламент, депутат этикасы буенча.

Шулай ук депутатлар шәһәрнең бюджет-финанс сәясәтен билгели торган мәсьәләләрне карадылар, шул исәптән керемнәр буенча - 1 млрд. 876 млн. 357 мең сум, чыгымнар буенча - 1 млрд. 940 млн. 232 мең сум, дефицит белән - 63 млн. 875 мең сум тәшкил иткән шәһәр бюджетына төгәллекләр кертелде.

Җир салымына кайбер үзгәрешләр кабул ителде, түләнеп бетмәгән салымны, җирле салымнар буенча пеня һәм штрафлар буенча бурычларны түләттерүгә өметсез дип тануның өстәмә нигезләре билгеләнде. Депутатлар, варисларның мирас хокукыннан баш тарткан яки вафат булу датасыннан 6 ай эчендә мираска хокуклары турында игълан итмәгән очракта, әгәр бурыч барлыкка килү вакыты өч елдан артып китсә, вафат булган физик затларның җир салымы һәм милеккә салымның өстәмә нигезләре буенча карар кабул итте.
Сессия ахырында Айдар Метшин депутатларга таныклыклар тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, бүген Түбән Кама район Советы сессиясе булачак, анда төп мәсьәләләрнең берсе - Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесен сайлау.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^